Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең чик сакчылары хәрбиләргә генератор алып җибәрде

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Зәйнең ир-егетләре кичә чик сакчылары көне уңаеннан тантаналы чарага җыелды.

Тантаналы чарада Наил Хәсмәтдинов чик сакчыларының махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итүе турында сөйләде.

Бу эшне элекке чик сакчысы Петр Князев оештырган. 

-Чик сакчылары бүгенге вазгыятьтә читтә калмый, хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тырыша.  Күптән түгел без махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз чикләрен саклаучы якташ егеткә дизель генераторы алып җибәрдек. Генератор алу өчен хәрбинең туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, чик сакчылары да читтә калмады. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Генератор белән бергә якташыбызга маскировка челтәрләре, эчке киемнәр дә җибәрдек. Барысы да егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары өчен! – ди Петр Князев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев