Зәйнең чик сакчылары пирамидаль тупыл агачлары утырттылар
Узган шимбәдә Зәйнең чик сакчыларына куелган һәйкәл биләмәсенә 50 пирамидаль тупыл агачы утыртылды.
Агач утыртуга гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды.
Хәрби хезмәтен чик буе гаскәрләрендә үткән Әдип Габдерәхимов хәрби хезмәттәшләренә “Үз агачыңны утырт” акциясен оештыру башлангычы белән чыга һәм аны барысы да хуплап ала.
-Пирамидаль тупыл агачларының үзенчәлеге шунда, алар мамык чыгармый һәм карандаш кебек өскә таба үсеп, 30-40 метр озынлыкка җитә. Көньяк үсемлеге бу. Зәйдә әле мондый агачларны юк дисәң дә була, - ди Әдип Габделбәрович.
Ул Кама Аланында шәһәрне яшелләндерү буенча эшләгәндә әлеге агачларны бистәгә күпләп утыртуларын, аларның матур булып үсеп утыруларын да ассызыклады.
Агачлар барлык таләпләрне үтәп, арасы 3 метр, тротуардан ике метр читтә итеп утыртылды. Бу кыш көне кар чистартканда агачларны сындырмасыннар өчен эшләнде. Шулай ук кышын кар басмасын өчен саклагыч каркас куелды.
-Зәй чик сакчылары оешмасында 20 кеше тора. Иң өлкәнебез Анатолий Моисеев 70 яшьтән өстә. Сафларыбыз яшьләр белән дә тулылана хәзер. Озак вакыттан соң чик сагы гаскәрләренә яңадан ала башладылар. Беренче чакырылыш кайтты инде. Бик теләп кушылдык без бу акциягә. Агач утырту – ул үзеңнән соң эз калдыру да. Шулай ук һәлак булган хезмәттәшләребез истәлеге дә, - ди район чик сакчылары оешмасы рәисе урынбасары Петр Князев.
Бу тупыл агачлары һәрвакыт батырлык, ныклык һәм ватанпәрвәрлек турында искә төшереп, балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырлык тере хәтер булачак.
Чик сакчылары агач кына утыртып калмады, һәйкәл тирәсен чистратып ялт иттереп тә куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев