Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветеранына – 100 яшь
Бүген Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Яковлевич Мачтаковны 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен » медальләре, Югары баш командующий Иосиф Сталинның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән районыбызның Мактаулы гражданины район башлыгы Разиф Кәримов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗинадан котлаулар, истәлекле бүләкләр кабул итте.
— Сез республика, ил энергетикасы тармагында тирән эз калдыручы кеше. Әле бүгендә без сезнең төпле киңәшләрегезгә таянабыз, сезнең белән очрашудан яшәү энергиясе алабыз. Гомумән, сезнең һөнәрегез асылыгызга туры килгән, сез чын мәгънәсендә энергия чыганачы. Рәхмәт хезмәтегез өчен, әле сау-сәламәт булып безнең арада булуыгызны телибез, — диде үз чыгышында Рәүзил Хаҗиев. Ул Леонид Яковлевичка махсус атап язылган шигырь юлларын да укып үтте.
Ә депутатлар котлаулары зәңгәр экран аша видеоязмада яңгырады, аларның ярдәмчеләре ветеранга бүләкләр тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветеранының йорты ишегалдында үткән чарада яшьармиячеләр отряды, шәһәр музыка мәктәбе педагогларыннан торган оркестр, районның сәнгать әһелләре, «Энергетик» Мәдәният сарае иҗат төркемнәре катнашты.
Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында Зәйдә туган. Аның сугышчан юлы 1942 елда пехота училищесын тәмамланганнан соң башлана. Ветеран Бөек Ватан сугышы тарихына кергән күп кенә мөһим бәрелешләрдә катнаша: Сталинград сугышы, Мәскәү янында барган сугышларда. Ул — Украинаны фашистлардан азат итүдә, «Курск дугасы» операцияләрендә катнашкан шәхес. Ветеран ике мәртәбә яралана, берничә тапкыр чолганыштан чыга, Днепрны кичкәндә бата, әмма исән кала. Леонид Яковлевич Украина, Румыния, Болгария, Югославияне азат итүдә катнашып, Венгриягә кадәр барып җитә. Ә сугыштан соңгы еллардагы хезмәт юлын ул Зәй ГРЭСына багышлый. Станцияне төзүдән алып аның тотрыклы эшчәнлек алып баруын тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Леонид Яковлевич, Зәй ГРЭСЫ энергетикларының хөрмәтенә тирән һөнәри осталыгы, принципиальлеге, кешеләргә ихтирамлы каравы белән лаек булды. Аның җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп күп кенә социаль объектлар, күп фатирлы йортлар һәм инфраструктура төзелде. Ул күп еллар дәвамында шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып килә. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкара. Түгәрәк юбилеен ул күңел көрлеге белән каршы алды. Леонид Мачтаков сәясәткә дә, яшь буынның киләчәк тормышына да игътибарлы.
— Мин үз гомеремдә теләгән эшләрне башкара алуым, олыгайган көнемдә янәшәмдә балаларым булу белән бәхетлемен. Сәясәткә килгәндә, мин һәртөрле яңалыклардан хәбәрдармын, Россиянең ниһаять Америка басымы астыннан котылуына йөз тотуына бик шатмын. Икътисадыбызның, җитештерүнең алга таба яңа көч белән дөрләп китәчәгенә ышанам. Ә яшьләргә ныклы гаиләләр төзүләрен телим. Икенче яртыңны сайлаганда төптән уйлап, аны гомерлек юлдаш булырлык итеп сайларга кирәк. Ә ныклы гаилә һәр дәүләтнең нигезе ул. Гаиләләр ныклы булса хезмәттә дә, фәндә дә, иҗтимагый тормышта да тотрылыклы үсеш күзәтеләчәк, — ди үз фикерләрен белдереп мөхтәрәм ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев