Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветераннарын 8 Март бәйрәме белән котладылар

Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева һәм Валентина Лыкованы Халыкара хатын-кызлар көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район ветераннар советы рәисе Алексеев Алексеев өйләренә барып котладылар.

Алар ветераннарга район башлыгы Разиф Кәримовның котлавын ирештереп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Зәйдә бүгенге көндә өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Хөрмәтле хатын-кызларыбыздан  Анна Моисеева күптән түгел 101 яшен билгеләп үтте. Валентина Лыковага — 100 яшь.

Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәткә күңелләре булып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Анна Ивановна кунакларга фатирында үсүче гөлләрне күрсәтте.

Алексей Алексеев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев