Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең билгеле төзүчесе вафат

Бүген Зәй, районыбызның Мактаулы гражданы, РСФСРның атказанган төзүчесе, «Октябрь революциясе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары кавалеры Зәйтүнә Кашапованы соңгы юлга озата.

Аңа агымдагы елның 17 мартында 84 яшь тулды.

Зәйтүнә апа шәһәребез, районыбызның горурлыгы. Аның Зәй төзелешендә өлеше чиксез зур. Заманында төзүчеләр бригадиры булган ханымның исеме район газетасы битләреннән, шәһәр Мактау тактасыннан төшми, җирле Советның берничә чакырылыш депутаты, өлкә партия конференциясе делегаты булып сайлана, депутат утырышларында халыкны еш борчыган проблемаларны күтәрә.

Зәйтүнә Кашапова бригадасы ГРЭС, шикәр заводы, тимер-бетон корылмалар, автоагрегат заводларын сафка бастыруда катнаша. Зәй, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә торак йортлар, элемтә бүлекләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары, әлеге районнар авылларында терлекчелек комплекслары, фермалар төзи.

Зәйтүнә апа районыбызның Яңа Мәлем авылы кызы. Хезмәт юлын ул «Татсовнархоз» трестында маляр эшенә өйрәнчек буларак башлый. Тырыш, эшкә карусыз кыз әлеге вазифада 4нче разрядка кадәр күтәрелә. Аннан «Татэнергострой» төзелеш-монтаж участогына эшкә күчә, биш елдан аны биредә малярлар бригадиры итеп билгелиләр. Эшне оештыра белү сәләтенә ия, кешелекле, кече күңелле Зәйтүнә апа 70 хатын-кыздан торган бригаданы җитәкли.

Әнә шундый уңган ханым арабыздан китеп барды, әмма Зәйтүнә Кашапова исеме зәйлеләр йөрәгендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев