Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең Бигеш авылында чисталыкка игътибарлылар

Бу көннәрдә Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләре элеккеге мәктәп территориясе урынын чүп-чардан арындырдылар.

Ташландык урыннар авылны бизәми. Шуны күздә тотып Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп остаханәсе булган урында чүп үләннәре үскән урынны чистарттылар. 

Кайчандыр тормыш  кайнап торган, соңыннан чүп-чар җыелган һәм кыргый өрәңге үскән җирләрне учреждение коллективы тәртипкә китерде. Өмә барышында комачаулый торган агачлар киселде, көнкүреш чүп-чарлары һәм коры-сары җыештырылды. Хәзер монда чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.

Бу инициатива өмә генә түгел, ә районда яшәүчеләрнең барысы өчен дә мөһим сигнал. Чөнки бары тик уртак тырышлык белән генә без кече Ватаныбызның матурлыгын һәм чисталыгын  саклый һәм арттыра алабыз. Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләренең эше башкаларга күркәм  үрнәк.

фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев