Зәйнең “Без бергә” үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә
2025 елда “Без бергә” психологик-педагогик ярдәм үзәгенә махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 200гә якын мөрәҗәгать килгән.
Үзәк 2024 елның декабрендә эшли башлады.
Ай саен үзәктә район башлыгы Разиф Кәримовның махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашулары уза.
Зәй муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.
“Әгәр сез яки сезнең гаиләгез махсус хәрби операциядә катнашучылар категориясенә керсәгез һәм ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, «Без бергә» психологик-педагогик ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Үзәк шәһәрдә Баныкин урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан. “Кайнар линия” эшли, телефон номеры: 9-90-90”, - ди үзәк җитәкчесе Светлана Ревина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев