Зәйнең бер зур кибете мобилизациягә алынган якташларыбызга ярдәм итә
Бу көннәрдә алар хәйрия марафонына кушылып, махсус хәрби операциядәге егетләргә средстволар җыю өчен кибеткә тартма урнаштырдылар һәм тартмага беренчеләрдән булып акчаны да үзләре салдылар.
Мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән бу кибет хуҗасы Зәй егетләренә ярдәм итү эшенә кушылды. Алар хәрбиләргә аяк киемнәре, җылы эчке киемнәр, оекбашлар һ.б. кирәкле әйберләр җыеп җибәрделәр.

“Барлыгы 150 мең сумлык әйберләр җибәрдек Зәй егетләренә. Бу эш дәвам итә. Хәзер җәйге киемнәр җибәрүне планлаштырабыз. Без бу эшләрне җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары өчен эшлибез”, - ди кибет хуҗасы.
Районда узучы хәйрия марафонына да әлеге кибет беренчеләрдән булып кушылып, кибеткә акча җыю өчен тартма урнаштырды. Һәм беренче ярдәмне дә үзләре күрсәтте, алар үрнәгендә кибеткә килүче сатып алучылар да тартмага акча салды.

-Мондый игелекле эшне оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Анда бит безнең егетләр. Алар үзләре генә түгеллеген, туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләре барлыгын, безнең аларга ышануыбызны, ныклы тыл булуыбызны белеп торырга тиеш, - ди сатучы Марина Ильина.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев