Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең бер авылында зираттан металл чылбыр урлаганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч урлау очрагы теркәлгән.

31 октябрьдә полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 1520 килограмм гранулаштырылган жом урлаган зат тоткарланган.

Шулай ук шәһәрдәге кибетләрнең берсеннән 3464 сумлык товар урлаган Түбән Кама кешесе кулга алынган. Ул элек тә хөкемгә тартылган булган.
Ә районның бер авылында зираттан металл чылбыр урлаганнар.

«Хәзерге вакытта без әлеге җинаятьне кылуда катнашы булучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрәбез», — ди п хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев