Зәйнең балалар ял лагерында тәрбияләнүчеләр ГТО тапшырды
27 июльдә Зәйнең «Йолдызлык» балалар ял лагеренда мөһим спорт вакыйгасы булды — балалар янына «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест үзәге килде.
Анда икенче һәм дүртенче отрядларда тәрбияләнүчеләр катнашты, алар тырышып нормативларны үтәделәр.
Чара дустанә һәм уңай атмосферада узды: балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Мондый сынаулар физик әзерлекне генә тикшереп калмыйча, балаларны спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга этәрә.
«ГТО-үзеңне, үз мөмкинлекләреңне сынап карау һәм яңа казанышларга омтылу өчен менә дигән мөмкинлек!"- дип тәэсирләре белән уртаклаштылар катнашучылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев