Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең балалар бакчалары өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча профилактик чара узды

Кичә “Космос” кинотеатрында “Шатлык”, “Алтынчәч”, “Кояшкай”, “Кызыл калфак” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы темасына профилактик лекция үткәрелде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре сөйләде.

Янгын куркынычсызлыгы культурасын иртә балачактан ук тәрбияләргә кирәк, чөнки бүгенге көндә ут белән балалар уеннары янгын чыгу сәбәпләренең берсе булып тора, балалар һәлак була яки имгәнә.
Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы темасына лекция куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүдән башланды. Ут куллану кагыйдәләренә зур игътибар бирелде. Материалны ныгыту өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга берничә табышмак һәм ребус чишәргә тәкъдим иттеләр. Кызыклы әңгәмә барышында балалар шулай ук янгын яки көчле төтен чыккан очракта идәнгә мөмкин кадәр түбәнрәк ятарга, шулай ук стена буйлап барырга кирәклеген белделәр.
Чара янгын куркынычсызлыгына багышланган мультфильм карау белән төгәлләнде.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев