Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең җәза үтәтү инспекторлары рейдларга чыкты

20-24 мартта республикада, шул исәптән Зәй районында да “Условник” операциясе бара.

Аның кысаларында районның җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре шартлы хөкем карары алучыларның өйләрендә булып әңгәмәләр үткәрәләр, яшәү рәвешләрен карыйлар.

- Профилактик операциянең максаты инде бер кат хокук бозып хөкем карары алучыларны кабат хилафлыкларга барудан саклап калу, аларның проблемаларына якын килеп, чишәргә ярдәм итү. Чөнки бер кат хокук бозган кешене нормаль яшәү рәвешенә кайтару бик мөһим, бу җәмгыятебезне савыктыру, яшәешебезне имин итү өчен кирәк, - ди инспекция башлыгы Андрей Иванов.

Бу көннәрдә шартлы хөкем карары алып инспекциядә исәптә торучыларга рейдлар полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырыла.

Фото инспекциядән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев