Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре хезмәт ветеранын Җиңү көне һәм һөнәри бәйрәм белән котладылар
7 майда җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Һөнәри бәйрәм һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Зәйнең җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре инспекция ветераны һәм сугыш чоры баласы Алмаз Кәримов янында булдылар.
Алмаз Мортазинович Зәйдә яши, радиодан Җиңү турында хәбәр иткәндә аңа нибары 6 яшь булган. Бу көнне офицер күз яшьләре белән искә ала. Ул 32 ел гомерен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышлаган, шуның 10 елын җәза үтәтү инспекциясендә. Ветеранны инспекция башлыгы Андрей Иванов бәйрәмнәр белән котлап, ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев