Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре Яңа ел төнендә дә армый-талмый эшләделәр

31 декабрьдән 1 гыйнварьга каршы төндә Зәй үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 46 мәртәбә чакыру буенча урыннарга чыккан.

Бу чорда 11 медицина хезмәткәре: диспетчер -  Екатерина Решетова,  фельдшерлар -  Алсу Дәүкәева, Ирина Родионова, Нурия Басыйрова, Иван Яшин, Сәлимә Сомова, Илнур Сираев, машина йөртүчеләр - Исламали Магомедов, Фирдәүс  Фәрхетдинов, Рәис Зыятдинов, Илмир Вәлиуллин ашыгыч ярдәм күрсәтүдә эшләделәр. 46 чакыруның 7се авыл җиреннән булган. Кешеләр кискенләшкән хроник авырулар, кискен респиратор вируслы инфекциядән ялкынсыну, көчле авыртулар булу сәбәпле медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Бер очракта юл һәлакәтенә очраган 66 яшьлек ханымга ярдәм кирәк булган.
"Безгә урыннарда ярдәм күрсәтергә, 21 пациентны үзәк дәваханәгә алып килеп табибларга тапшырырга туры килде. Ә 3 пациентны Түбән Каманың күппрофильле дәваханәсенә илттек, - ди өлкән фельдшер Зоя Борисова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев