Зәйнең «Аргон» командасы республика химтурнирында өченче булды
Казанда мәктәп укучыларының фән олимпиадалары үзәгендә химия фәнен яхшы үзләштерүче укучылардан торган командалар ярышы үтте. IX республикакүләм химтурнирда Зәйнең кече фәннәр академиясендә эшләүче «Аргон» командасы өченче урын алуга иреште.
Командада 4нче һәм 6нчы мәктәпләр укучылары иде. Алар — Илназ Зиатдинов, Вилдан Рәхимов, Елизавета Маврина, Жанна Сазонова, Полина Иванова, Валерия Пинчук. Укучыларны бәйгедә педагоглар Вера Захарова һәм Наталья Шакирова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев