Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең җәмәгать тәрбиячесе зона бәйгесендә лауреат булып танылды

Зәйнең «Форпост» директоры һәм җәмәгать тәрбиячесе Наталия Шахмаева «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсының зона этабы лауреаты булды.

Төбәк бәйгесе Түбән Кама шәһәрендә узды. Республиканың 14 шәһәреннән һәм районыннан җәмәгать тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Зона этабында җәмәгать тәрбиячеләре тәрбияләнүчеләргә якын килү юлларын ничек эзләүләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм жюри сорауларына җавап бирделәр. Безнең заманда җәмәгать тәрбиячеләре җилкәсенә икеләтә авырлык төшә. 2012 елдан уздырылып килүче «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итүгә һәм бу өлкәдә яңа методикалар булдыру максаты белән үткәрелә. Иң яхшылары арасында Зәйдән Наталия Шахмаева да бар.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев