Зәйнең “Алтынчәч” балалары көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтә
Балалар тәрбиячеләре белән көзге матурлыкны күрә белергә саф һавага чыкты.
Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар.

Менә бүген дә бакчабыз балалары белән саф һавага чыгып, көзге табигатьнең матурлыгын, ел фасылына карап агачлардагы үзгәрешләрне, көннең торышын күзәттек. Балалар бик кызыксынып көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр. Без тәрбиячеләр балаларда көзге матурлыкны күрә белергә, сакчыл караш тәрбияләргә, көз фасылы турындагы белемнәрен камилләштерергә, кызыксынучанлыкларын арттырырга, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерергә, баетырга өйрәтәбез.
Резеда Габдриева, Тәслия Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев