Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында туган тел көне үткәрделәр

И туган тел, и матур тел. Нинди танылган моңлы көй бу? Тукай җыры «Туган тел». Истән бер дә чыкмый торган Халык көе «Туган тел».

Әйе. Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
"Алтынчәч" балалар бакчасында бүген Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт булды. Кунак булып Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары килгәннәр иде. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шагыйрьнең төрле шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, икенче кечкенәләр төркеме балалары "Кызыклы шәкерт", "Шаян песи", "Гали белән кәҗә" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Уртанчылар төркеме балалары шагыйрьнең "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштереп ике телдә сөйләделәр. Зурлар төркеме "Кәҗә белән сарык" әкиятен бик үзенчәлекле итеп уйнап күрсәттеләр.

-Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйрәмгә әкият персонажы Шүрәле кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәленең балалар белән уеннар уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.

Г. Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
Бәйрәмне "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Балалар бәйрәмнән шат күңел белән чыктылар, - ди балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев