Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында җирне саклау көне үткәрделәр

Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә җирне саклау көне узды.

Бу бәйрәм чиста су, һава, җирне хөрмәтләү уңаеннан билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше планетабызга махсус ярдәм күрсәтә. Планетаның барлык халкына экологик катастрофалар турында искә төшерүче көндә һәркем табигатьне саклау проблемаларын хәл итү өчен нәрсә эшли алачагы турында уйланырга тиеш. Әлеге дата киң җәмәгатьчелекнең игътибарын экология проблемаларына юнәлтү һәм кешеләрне табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәү максатында уздырыла. Балаларны кечкенәдән табигатьне, җирне яратырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтергә, экологик культура һәм барлык тереклек ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек, миhербанлылык хисләре тәрбияләргә кирәк.

-Бу дата кысаларында без “Алтынчәч” бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән экологик акция белән урамга чыктык. Барлык үтеп баручыларга җирне саклау көне турында сөйләдек, зәңгәр шарлар һәм буклетлар тараттык, балалар бакчасында экологик акциядә ничек катнашуыбыз турында сөйләдек, - ди “Алтынчәч” бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев