Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында “Бәхетле балачак – 2023” I региональ шигырь укучылар бәйгесе узды
Традиция буенча, “Алтынчәч” балалар бакчасында, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында, “Бәхетле балачак” шигырь укучылар бәйгесе үткәрелә.
Бәйге “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафинаның башлангычы белән оештырыла. Ул элегрәк муниципаль бәйге булса, хәзер региональ дәрәҗәдә уза. Быел “Бәхетле балачак – 2023” шигырь укучылар бәйгесе Татарстанның Зәйгә якын районнарындагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырылды. Бәйгедә Зәй, Алабуга, Тукай, Түбән Кама районнарының мәктәпкәчә яшьтәге балалары катнашты.
“Бәхетле балачак – 2023” I региональ смотр-бәйгесе яшь инспекторлар отрядлары оешуга 50 ел тулуга багышланган иде. Балалар “Юл әлифбасы” темасына төрле авторларның әсәрләре буенча татар телендә шигырьләр укыдылар.
Балаларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде. Аның составына “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов, юл куркынычсызлыгы буенча муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева, мәгариф идарәсе методисты Елена Дмитриева, татар телен укыту буенча тәрбиячеләрнең методик берләшмәсе җитәкчесе Зоя Антонова, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина керде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри составы тарафыннан 1, 2, 3 урыннар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыклау турында карар кабул ителде. Шулай ук жюри абсолют җиңүчене билгеләргә дә карар кабул итте.
Кадер авылының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Камил Гыйльфанов Гран-при иясе булды. Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев