Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасы “Тату гаилә”дә кунакта булды

Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, - ди халык мәкале.

Әйе, бу тормышта гел яхшылыклар гына эшләп торасы килә. "Алтынчәч" балалар бакчасында йөрүче балаларның да кемгәдер яхшылык эшлиселәре килде. "Тату гаилә" балалар бакчасына барырга булдылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әсәр сәхнәләштерде, җырлар, шигырьләр өйрәнде, ә уртанчылар төркеме җырлар әзерләде. Балалар бу көнне түземсезлек белән көттеләр.

-7 апрельдә җыенып, “Тату гаилә” балалар бакчасына киттек. Безне бакча хезмәткәрләре, балалар бик шатланып каршы алды. Безнең балалар театр уйнап күрсәттеләр, җырлар җырладылар, матур шигырьләр сөйләделәр. "Тату гаилә" балалары исә шатланып, кул чабып, алкышлап утырдылар. Ике бакча балалары да очрашудан бик канәгать булып, алга таба да очрашырга язсын, дип теләп калдылар, - ди “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Рания Уразайкина.

Фото “Алтынчәч” балалар бакчасыннан
Рания Уразайкина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев