Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасы «Шатлык» социаль үзәгендә ял итүчеләргә тамаша күрсәтте

“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булдылар.

Алар сәламәтлекләрен ныгытучы өлкән яшьтәге кешеләргә тамаша күрсәттеләр. Балалар театр, җыр-бию аша өлкәннәргә йөрәк җылысын, яхшы кәеф бүләк иттеләр.

- Балаларның чыгышын йотлыгып карадык, бигрәк тә ике телдә чыгыш ясаулары күңелгә хуш килде, - ди үзәктә ял итүче Александра Осипова.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X