Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Алтынчәч” бакчасында шигырь укучылар бәйгесе узды

“Бәхетле балачак-2024” шигырь укучылар бәйгесендә Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама районнарыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

 

“Смотр-конкурс Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елына багышланды һәм патриотик тәрбияне популярлаштыруга юнәлдерелде. Балалар татар телендә төрле авторларның туган ил, батырлык, дан турында шигырьләрен укыдылар”, - ди “Алтынчәч” бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Балаларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде. Аның составына “Зәй офыклары” газетасы ветераны, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Николай Шамионов, мәгариф идарәсе методистлары Елена Дмитриева һәм Халидә Харисова, татар теле тәрбиячеләрнең методик берләшмәсе җитәкчесе Зоя Антонова, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина керде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 1-3нче урыннарны алучылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук жюри абсолют һәр яшь категориясендә җиңүчене билгеләргә дә карар итте.

 

 

5 – 6 яшьлек балалар арасында Зәйнең “Якты коңгыз” бакчасыннан Аким Минаев,  6 – 7 яшьлекләр арасында Түбән Каманың 15нче бакчасыннан Милана Новикова Гран-прига лаек булдылар. 

 

5-6 яшьлекләр арасында ”Алтынчәч”тән Данир Әхтәмҗанов, “Кояшкай”дан Ильяс Нуретдинов, “Күкчәчәк”тән Салават Гыйләҗев беренче урыннарны яуладылар.  Ә өлкәнрәк төркемдә “Алтынчәч”тән Шамил Бәдретдинов, “Салават күпере”ннән Әмирхан Гыйльфанов, “Күкчәчәк”тән Радмир Бусов, Бөгелмәдән Ариана Советникова беренче урында. Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.

Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев