Зәйнең «Алтынчәч» бакчасы Казанда «Акыллы уеннар»да катнашты
1 июньдә Татарстанның балалар бакчалары арасында «Акыллы уеннар» программасы буенча беренче республикакүләм чемпионат узды.
Чемпионатта Зәй данын "Алтынчәч" балалар бакчасы педагоглары Рания Уразайкина һәм Гөлфия Тимофеева, балалардан Сергей Спиридонов һәм Игорь Тавлинов яклады.
-Бәйрәм тантанасын "Акыллы уеннар " программасына нигез салучы,
"Бала-Сити" генераль директоры Альбина Насыйрова ачты. Ул барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, программаның әһәмияте турында сөйләде. Аннан сүз ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка бирелде.
Шуннан балалар 5 төрле уен буенча көч сынаштылар. Ул уеннар: "Кара-кара", "Бу нәрсә?", "Түбәтәй",
"Мин төзүче", "Мин булдырам" дип аталды. Уеннар нәтиҗәләре буенча һәр балага истәлекле буләкләр һәм таныклыклар тапшырылды.
Балаларга һәм педагогларга бу чемпионат бик ошады, бәйрәм матур итеп оештырылган иде. Без канәгать булып кайттык", - ди Рания Уразайкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев