Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең «Алтынчәч» бакчасы балалары әти-әниләре белән агачлар утыртты

Бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар мәктәпкә китәр алдыннан әти-әниләре белән бакча биләмәсенә агачлар утырттылар.

Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында бик күп еллар инде матур гадәт бар — ел саен яз көне «Истәлеккә агач утырт» акциясе уза.

Бу көннәрдә әзерлек төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре белән бакча биләмәсенә агач утырттылар.

«Быел да бу традициядән читтә калмадык. Әти-әниләр төрле җимеш агачлары алып килделәр, бергә агачларны утырттылар. Бу үзенә күрә бер бәйрәм булды», — ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина.

Әти-әниләр агач утыртканда алар кырыенда шат йөзле балалар йөгереп йөрде. Кемдер агач утыртыр өчен чокыр казыды, кемдер агачны тотып торды, кемдер су сипте. Бу, беренчедән, күңелле күренеш булса, икенче яктан, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм табигатьне саклауга этәргеч булып тора. Агачларны утырткач, әти-әниләр, балалар белән истәлеккә фотога төште.

«Агачларга карап, тәрбиячеләр һәрвакыт шат күңелле кызларны һәм малайларны искә алачак. Еллар узгач, безнең тәрбияләнүчеләр балалар бакчасына йөргән вакытларын искә төшереп, бу без утырткан агачлар бит дип горурланачак», — ди Ләйлә Наилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев