Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең “Алдынгылар хәрәкәте” Казанда форумда булды

Әле күптән түгел Зәйгә ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов эшлекле сәфәр белән килгән иде.

“Очрашуда ул хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры катнашачак. Алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Әлеге хәрәкәт киң катлау балалар һәм яшьләрне берләштерәчәк. Кабатлап әйтәм: актив балаларны гына түгел, ә барысын да. Монда аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба ала. Шул рәвешле, без балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез”, – дип сөйләгән иде.
Шушы көннәрдә шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучысы Әлфия Кондрабаева җитәкчелегендәге бер төркем Казанда “Алдынгылар хәрәкәте” форумында катнашты.
1нче мәктәптә “Алдынгылар хәрәкәте” үз эшен башлап җибәргән. Аны оештыру эше белән Әлфия Кондрабаева җитәкчелек итә. “Алдынгылар хәрәкәте”нең президенты да сайланып куелган. Ул – мәктәп активисты, VIII сыйныф укучысы Камилла Хрипунова.

-Без хәрәкәтнең берничә тармагын үзебезнең мәктәптә булдырачакбыз. Мәдәният, спорт, милли гореф-гадәтләр безнең мәктәптәге хәрәкәтнең төп юнәлешләре булачак, - ди Камилла Хрипунова.

Аларның үз телестудияләре бар. Хәрәкәтне оештыручы Әлфия Кондрабаева сүзләренә караганда, мондый студия безнең шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, хәтта республика мәктәпләрендә дә сирәк. Телестудия өчен мәктәптә аларга махсус бүлмә биргәннәр. Булачак журналистлар мәш килеп иҗат белән шөгыльләнәләр биредә.

Зәй мәктәпләре “Алдынгылар хәрәкәте”нә кушылырга әзер. Бу көннәрдә алар хәрәкәтнең үзләренә отышлы юнәлешен сайлау белән мәшгуль.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев