Зәйнең актив пенсионерлары хор белән җырларга өйрәнә
«Радость» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Пульс» клубы активистлары «Демография» илкүләм проекты кысаларында тагын бер яңа юнәлешне гамәлгә кертәләр. Өченче буын университеты вәкилләре хор белән җырларга өйрәнә.
Әлеге музыкаль хобби өлкән яшьтәге кешеләрдә когнитив функцияләрне яхшыртырга сәләтле. Шуңа күрә «Пульс» әгъзалары Халыкара өлкәннәр көне якынлашкан бу мизгелләрдә «Шатлык» социаль тернәкләндерү үзәгендә әлеге юнәлештә беренче дәресләрне башладылар. Биредә өлкәннәр хор буенча остазлары булачак Надежда Семеновна Чепурная белән танышып, булачак репертуар турында фикер алыштылар һәм яңа җыр өйрәнә башладылар. Яңа мавыгу аларның сәламәтлеге торышын яхшыртыр, тагын да активрак яшәү рәвеше алып барырга этәрер, диләр социаль хезмәткәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев