Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйнең актив пенсионерлары Май чабуны бәйрәм итте

Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге территориясендә кояшлы салкын иртәдән үк халык җырлары яңгырады, ә хатын-кызлар әйлән-бәйлән әйләнде.

“Пульс” актив пенсионерлар клубында Май чабу бәйрәмен шулай каршы алдылар.
Клуб “Актив озын гомер” программасын тормышка ашыру кысаларында "Радость" үзәге базасында эшли. Алар өчен төрле халык бәйрәмнәре һәм истәлекле даталар уңаеннан массакүләм чаралар уздыру матур традициягә әверелде. Мондый бәйрәмнәр актив пенсионерларның ялын оештырырга, иҗади сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итә, чөнки бәйрәмнәргә әзерләнгәндә «пульсинкалар» аларның тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә, бер-берсе белән белгәннәрен уртаклаша.

«Пульс» клубында Май чабуны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Күңел ачу – танып белү программасыннан тыш, уеннар белән бәйрәм табыны оештырылды.



Фотолар "Радость" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев