Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең җәйге балалар лагерьларында яллар тәмамлана

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Зәй лагерьларында 5506 бала ял итте. Шуларның 42се – мобилизацияләнгән зәйлеләрнең гаиләләреннән.

25 августта “Йолдызлык” балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда дүртенче сменаны ябу тантанасы булды. Әлеге сменада 120 бала ял итте.
2023 ел Россиядә - Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр, районыбызда Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы шигаре астында уза. Лагерь сменасының “Яңа горизонтларны яулаучылар” концепциясе әлеге өч теманы да үз эченә алды. Концепция балаларны патриотик рухта тәрбияләү, кече Ватан тарихы турында белемнәрен ныгыту һәм актуальләштерү, Россия Федерациясе субьектларының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен өйрәнү максатын алды. 18 көн дәвамында балалар Россия Федерациясе өлкәләре һәм төбәкләре буйлап сәяхәт итте.


Лагерьны тантаналы төстә ябу концертында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район Советы депутаты Эдуард Галеев, район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты.


“Йолдызлык”та дүртенче смена спорт командалары өчен җыеннар уза торган соңгы смена булып тора. 70 яшь спортчы өчен тренировкалар оештырылды.

 “Җәйге чорда “Йолдызлык” лагеренда - 500, гомумән, җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Зәй лагерьларында 5506 бала ял итте.  Мобилизацияләнгән зәйлеләрнең гаиләләреннән 42 бала лагерьларда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытты”, - ди Ростислав Аладышкин.

Бүген “Факел” лагеренда дүртенче смена тантаналы төстә ябыла.

 


Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев