Зәйнең әфган сугышы ветераны яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә зур көч куя
Әфган сугышы утын кичкән, хәрби бурычын намус һәм ныклык белән үтәгән батыр егетләребезнең берсе – Валерий Хәсмәтдинов.
Аның иңнәрендә Әфганстандагы хезмәт, “Застава” клубында яшүсмерләрне армия сафларына әзерләү, Синявин биеклекләрендә совет солдатлары күмелгән урыннарда казу эшләрендә катнашу һәм башкалар.
-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның юбилей датасы һәм Гаилә елы уңаеннан без Хәсмәтдиновлар белән аларның йортында очраштык. Ул сораулар һәм җаваплар киче форматында узды. Валерий Сабирҗанович (күпләр аны Наил Хәсмәтдинов буларак белә) хәрби хезмәткә 1982 елда алына. Аңа да, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән башка солдатлар кебек, 50 градуслы эсселекне кичерергә, чүлдә 40 километрлык газүткәргечне сакларга, хезмәттәшләрен югалтырга да туры килгән, - ди “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
Наил эләккән подразделениенең Әфганстан белән Советлар Союзы чикләрендә үз җаваплылык зонасы була. Бу зонага Шиберган, Андхой, Меймене шәһәрләре һәм чикләр буйлап урнашкан башка торак пунктлар кергән. Шулай ук авылларны контрольдә тотып, аларга банда төркемнәренең үтеп керүенә юл куймаганнар.
Наилнең дә демобилизацияләнүенә 40 елдан артык вакыт узган. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да аның күз алдында таш-кыялар арасында башларын салган хезмәттәшләре, ул көннәр җанын тетрәндерә. 2019 елда ул хезмәттәшләрен Зәй хәрби комиссариаты аша эзли башлый. Һәм аның тырышлыгы нәтиҗәсендә элекке хезмәттәшләрнең Мәскәү өлкәсенең сугышчы-интернационалистлар өчен тернәкләндерү терапиясе үзәгендә очрашу традициясе барлыкка килә.
Наил булачак тормыш иптәшен 1985 елның 16 февралендә Зәй клубында очрата. Архангельский кызы Татьяна юллама буенча Зәйнең “Сельхозтехника” берләшмәсенә бухгалтер итеп эшкә җибәрелгән була. Бию кичәсенә кыз биек үкчәле туфли киеп килә. “Эш көне кебек озын” дип уйлап куя аңа карап егет. Ләкин аны кыз ниндидер сөйкемлелеге белән үзенә тарта. Наил кыз янына танышырга килә. Ә 13 июльдә инде алар Иске Зәйнең Совет урамында гөрләтеп туй итәләр. Ике кыз үстерәләр.
Алар тормыш сукмагыннан матур, үрнәк гаилә булып 38 ел бергә атлый. Гаилә мохите күңелгә рәхәтлек бирә торган тынлыкта, мәхәббәт, ышаныч, өмет, бер-беренә карата сак мөгамәлә белән тулып ага да ага. Бәхетле гаилә серен Хәсмәтдиновлар: “Үзара ышаныч, уртак хезмәт һәм ял, сүз белән дә эш белән дә тәрбияне үз үрнәгеңдә башкаларга күрсәтү”, - ди.
Фотолар Светлана Долговадан һәм шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев