Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы ансамбле Гран-при яулады
Яр Чаллы шәһәрендә Ринат Гобәйдуллин исемендәге төбәкара “Сердәш” фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат иткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсендә композитор истәлегенә оештырылган төбәкара “Сердәш” фестивале җиңүчеләре бүләкләнде. Быел әлеге фестиваль алтынчы тапкыр үткәрелде. Бәйгедә 20дән артык коллектив, 50дән артык солист катнашты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 4 яшь булса, иң өлкәненә 70 яшь. Җиңүчеләрне “Ринат Гобәйдуллин репертуарындагы җырлар”, “Халык җыры”, “Вокал”, “Автор җыры” номинацияләрендә билгеләделәр.
Быел фестивальдә Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәре, Саба, Тукай, Зәй, Ютазы, Мамадыш һәм Башкортстан республикасы районнарыннан да коллективлар һәм җырчылар катнашты.
Бәйгедә Гран-прины Зәйнең “Адымнар” татар мәдәнияте клубы коллективы яулады. Клубның җитәкчесе - Фәннур Миннекәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев