Зәйнең “Адымнар” коллективы Чаллыдан I дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты
20 майда Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Ринат Гобәйдуллин истәлегенә «Сердәш» VIII төбәкара татар сәнгате фестиваль- бәйгесе узды.
Әлеге бәйгедә Зәй данын яклап, “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы чыгыш ясады (җитәкчесе – Фәннур Миинекәев). “Адымнар” башкарган җырларны тамашачылар күтәреп алды, көчле алкышларга күмде. Һәм безнекеләр I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Татарстанның халык артисты Равил Галиев "Адымнар" клубы ансамбленә югары бәя биреп: “Сез, һичшиксез, республикакүләм бәйгеләрнең, мәдәни чараларның йөзек кашы булырдай ансамбле”, - диде.
Бәйгедә шулай ук Тәслимә Һәм Фәннур Миннекәевларның гаилә дуэты I дәрәҗә лауреат исемен алды.
“Адымнар”, котлыйбыз! Алга таба да иҗат уңышлары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев