Зәйнең 9нчы мәктәбе «Бум Батл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясенә кушылды
Уртак көч белән 281 килограмм макулатура җыелды.
“Бум Батл” акциясе “Экология” илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Ул табигать турында кайгыртуны кәгазь җыю һәм сортларга аеру аша күрсәтергә мөмкинлек бирә.
9нчы мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар акция кысаларында иске газета-журналлар, картон алып килделәр. Уртак көч белән 281 килограмм макулатура җыелды.
“Икенчел чимал җыю акциясендә катнашу - әйләнә-тирә мохиткә ярдәм итү генә түгел, балаларда табигать өчен җаваплылык тәрбияләү дә. Макулатура җыеп, балалар кәгазь эшкәртүгә һәм калдыклар санын киметүгә ярдәм итәләр”, - ди 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина.
Фото мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев