Зәйнең 5нче мәктәп укучылары безне һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде
Бүген – 13 гыйнварда матбугат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күргән.
Бүген Россия матбугаты көне – ул мәгълүматны әзерләү, җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнүче һәркемнең һөнәри бәйрәме. Газеталар һәм журналлар, телевизион һәм радиотапшырулар, интернет-басмалар – барысы да безне соңгы яңалыклар белән таныштыра, вакыйгаларның пульсында кулын тотарга мөмкинлек бирә.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан без 5нче мәктәп укучыларыннан котлау алдык. Без мәктәп коллетивы һәм укучыларның безнең һөнәрне бәяләп, шулай эчтәлекле котлау юллаганнары өчен рәхмәтле.
“Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс идеяләр, яңа кызыклы проектлар, тирән эчтәлекле мәкаләләр телим. Исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет сезгә”, - ди мәктәпнең директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Наилә Ентальцева.

фотолар 5нче мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев