Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 5нче мәктәбендә полиция ветераннары белән очрашу узды

Зәй укучылары хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен искә алды.

Зәйнең 5нче мәктәбендә полиция ветераннары  Людмила Тибилова, Петр Тимаськов, шулай ук Илмир Хәйретдинов белән очрашу узды.

Чара 8 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен искә алу көне уңаеннан уздырылды.

Мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Наилә Ентальцева әлеге мөһим вакыйга турында тулы мәгълүмат бирде. Укучылар хокук тәртибен саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге турында бик күп яңа һәм әһәмиятле нәрсәләр белделәр.

Чара ахырында катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев