Зәйнең 4нче мәктәбе – республика бәйгесе призеры
17 мартта Казанда «Школа#безОбид» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Ул мәктәпләрдә уңайлы социаль-психологик климат булдыру буенча инициативаларны җыйнау максатында оештырыла.
Бәйгенең республика этабы 19 гыйнвардан 28 февральгә кадәр барды. Анда Татарстан Республикасының 67 мәгариф оешмасы катнашты. Шулар арасында Зәйнең 4нче мәктәбе өченче урын алуга иреште.

Мәктәпнең тәрбия эше штабын югары казанышлары белән котлыйбыз! Проект уртак тырышлык белән имин, дустанә һәм ярдәмчел мәктәп мохитен булдыруны күрсәтте.
фотолар: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев