Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 3нче мәктәбе физика укытучысы вафат

“Бездә зур югалту. Физика укытучыбыз Риф Васильевич Краснов вафат булды. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз”, - ди 3нче мәктәп коллективы.

Риф Васильевич районыбызның Федоровка авылында туган. Аннан аларның гаиләсе Түбән Каманың Красный Ключ бистәсенә күченә. Түбән Камада урта мәктәпне тәмамлаган егет Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга кереп, физика һәм математика укытучысы белгечлеген ала. Яшь белгеч Зәйнең 3нче мәктәбенә эшкә кайтып, 29 ел дәвамында укучыларга физика һәм астрономия фәннәреннән белем бирә. Яшь буынга белем бирүдә тырыш намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнә. Риф Васильевич 2011-2012 елларда “Безнең иң яхшы укытучы” грантын ота, 2018 елда «Олимпка юл» республика олимпиадасында аның укучысы призер була, Зәй районы башлыгы гранты конкурсында “Талантлы укытучы – талантлы укучы” номинациясендә бүләкләнә.
Риф Васильевичны 11 гыйнварда Федоровка авылында җирләячәкләр.
Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев