Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 2нче мәктәбендә батырлык сәгате узды

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан Зәйнең 2нче мәктәбендә «Әфган сугышы кайтавазы» дип исемләнгән батырлык сәгате оештырылды.

Илебез тарихында беркайчан да хәтердән җуелмый торган даталар бар. Шуларның берсе — Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне.

Зәйнең 211 егетенә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килгән. Аларның 9ына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмаган. Әфганстанда һәлак булган зәйлеләрне искә алыйк: Илгизәр Гыймазов, Николай Филиппов, Петр Осипов, Камил Хәбибуллин, Дөлфәт Гыйззәтуллин, Марат Кәбиров, Ильяс Хәйров, Владимир Кухарев, Марат Фәйзуллин. Ә 205 егетебез хәрби бурычын Чечен җирендә үтәгән. Зәй бу сугышта лачын кебек өч ир-егетен — Валерий Утяганов, Алексей Чернов, Валентин Скобелевны югалтты. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан Зәйнең 2нче мәктәбендә «Әфган сугышы кайтавазы» дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Очрашуда сугышчы-интернационалист, «Гвардия» эзтабарлар оешмасы җитәкчесе Виктор Никифоров катнашты.

Чара III «Б» классы укучыларның «Ватанны саклаучы дигән һөнәр бар» җырыннан башланды, «Әфган эзе», «Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару» темаларына күргәзмә дә әзерләнгән иде.

«Интернационалист сугышчыларны бүгенге көндә дә бердәмлек, хәрби дуслык бәйли. Алар үз хәрби бурычларын намус белән үтәгәннәр. Күпләр әлеге сугыштан олыгаеп, орден-медальләр белән кайтканнар. Әлеге бүләкләр аларга батырлык һәм намус өчен бирелгән. Ә кемнәргәдер туган якларга кайту насыйп булмаган... Әмма ул егетләрнең исемнәре безнең күңелләрдә мәңге яшәр», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Татьяна Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев