Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 1нче мәктәп укучылары хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя

1нче мәктәпнең III «Б» сыйныфы укучылары «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» музей акциясендә катнаштылар.

Иске Зәй яшьләр үзәгендә маскировка челтәрләре үрү буенча «Макраме» волонтерлар клубы эшли. Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее  1нче мәктәп белән берлектә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» проекты буенча эшне дәвам итә.

28 ноябрьдә III «Б» сыйныфы укучылары «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнаштылар. Балалар волонтерларга хәрбиләргә җибәрү өчен өчпочмаклы хатлар, көнкүреш кирәк-яраклары, җылы оекбашлар алып килделәр. Шулай ук укучыларны волонтерлар маскировка челтәрләре үрү эше белән таныштырдылар, аның махсус хәрби операция зонасында сугышчыларыбыз өчен бик кирәк булуы турында сөйләделәр. Челтәр үрүче волонтер Гөлүсә Шәфигулловнаны балаларның күбесе танып алды, чөнки ул — аларның тәрбиячеләре Альбина Вадимовнаның әнисе.

«Укучылар гуманитар ярдәмне пөхтә итеп тартмаларга тутырып, скотч белән ныгытып куйдылар. Эш вакытында балалар фронтта булган якыннары турында сөйләделәр, аларның берсенә посылка җибәреләчәк. Волонтерлык —укучылар өчен бик мөһим тәрбияви момент. Кайдадыр еракта җыелган посылка белән хатның таныш булмаган солдатны шатландыруына алар бик шат. Сентябрь аенда V „А“ сыйныфыннан җибәрелгән посылка якташ хәрбиебезгә эләккән һәм күптән түгел ул беренче мәктәп укучыларына рәхмәт сүзләре юллады», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Шулай ук укучылар белән волонтерлыкның әһәмияте һәм Татарстан Республикасы  флагы көне турында да сөйләштеләр. Чара ахырында балаларга Татарстан флагы төшерелгән кыстыргычлар бүләк иттеләр, тәм-томнар белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев