Зәйнең 1нче мәктәп укучылары янгын сүндерүче-коткаручы һөнәре белән таныштылар
Иске Зәй яшьләр үзәге белгечләре 1нче мәктәп укучылары өчен 88нче янгын-коткару частена экскурсия оештырдылар.
Анда аларны инспекторлар Лилия Писарева һәм прапорщик Роман Ермолаев каршы алдылар.
Чара янгын сүндерүчеләр-коткаручыларның мөһим эше турында күбрәк белү, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатында оештырылды.
Экскурсиядә укучылар янгын сүндерүчеләр-котакручыларның көндәлек эшчәнлеге, аларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге һәм махсус күнекмәләре белән таныштылар.
Иң мавыктыргыч моментларның берсе җиһазларның эшен күрсәтү булды. Яшүсмерләр коткару машиналарының һәм махсус чараларның гамәлдә ничек кулланылуын күрә алды.
Экскурсиядән соң интерактив сессия узды, анда катнашучылар үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
«Бу очрашу мавыктыргыч тәҗрибә генә түгел, ә иминлеккә карата җаваплы һәм аңлы мөнәсәбәт формалаштыру да булды. Чара үсеп килүче буында патриотик танып белү тәрбияләү, әйләнә-тирәдә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау максатында уздырылды», — ди инспекторлар.
Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев