Зәйнең 1нче мәктәп укучылары һәм «Каенкай» бакчасы балалары фронтка гуманитар ярдәм җыюда катнашты
Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының Россия Федерациясенә кушылу көне алдыннан Зәйнең 1нче мәктәп укучылары һәм «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чираттагы гуманитар ярдәмне җыйдылар.
1нче мәктәп коллективы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашып килә. Алар бу юлы да фронтка иң кирәкле булган әйберләрне җыйдылар һәм балалар сугышчыларга матур теләкләр юллап хатлар язды, открыткалар әзерләде.

“Безнең иминлегебез сагында торучы хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм җыю - бу безнең кулдан килә торган җиңел эш. Үз үрнәгебез белән без балаларыбызны туган илләрен яратырга һәм кадерләргә өйрәтергә тиеш. Безнең уртак ярдәм Ватанны саклаучылар өчен бик мөһим. Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәсе килә”, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча диреткор урынбасары Светлана Лугинина.
Фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев