Зәйнең 1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән җәйне имин уздыру турында сөйләштеләр
Полиция өлкән лейтенанты Эдуард Әхмәтьяров Иске Зәйнең “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова белән бергә 1нче мәктәп яны лагеренда куркынычсыз җәй темасына очрашу үткәрделәр.
Участковый Эдуард Валерьевич балаларга балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары, төрле көтелмәгән хәлләрдә үзеңне ничек тотарга, урамда, өйдә һәм ялда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларыннан файдалану, балигъ булмаган скутер, мопед, мотоцикл белән идарә итүчеләр нинди җаваплылык тотуы турында аңлатты. Участковый Зәй сусаклагычының куркыныч булырга мөмкинлеген ассызыклап, өлкәннәрдән башка су коенырга ярамавы турында кисәтте.
«Мәктәп» үзидарәсе рәисе Светлана Долгова яшүсмерләргә гаджет куллану кагыйдәләре, урамга ешрак йөрергә кирәклеге турында искәртте.
Очрашу азагында балаларга җәйне имин үткәрүләрен, шулай ук яңа уку елы алдыннан яхшы ял итүләрен теләделәр.
Фотолар "Мәктәп" үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев