Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнең 1нче мәктәбендә элекке сыйныфташлар очрашты

Зәйнең 1нче мәктәбе — элек-электән үзенең көчле укытучылары, укучыларына төпле, нигезле белем бирүе белән дан тоткан уку йорты.

Очрашуга мәктәпне төрле елларда тәмамалаган укучылар килде. Алар арасында Иске Зәй мәктәбен 57 ел элек тәмамлаган Рәис Шәйдуллин, Людмила Черноклинова, 1968 елгы чыгарылыштан Галина Бутакова, Федор Куликов та бар иде. Әлеге тантана бик күпләрне балачакка алып кайтты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә булды. Алар укучыларга үз теләкләрен дә җиткерде.

«Кунаклар өчен квест уздырылды. Алар төрле станцияләрдә — башта башлангыч мәктәптә, аннан физика, математика, татар теле һ.б. дәресләрендә булдылар. Спорт залда зарядка үткәрелде. Хәзерге вакытта мәктәптә эшләгән укытучылар, мәктәпнең эшчәнлеге, район һәм республикакүләмендә ирешелгән уңышлары белән таныштылар. Очрашу чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды. Безгә бу уңайдан рәхмәт белдергән бик күп җылы сүзләр килә», — ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Лугинина.

Зәйнең 1нче мәктәбе — элек-электән үзенең көчле укытучылары, укучыларына төпле, нигезле белем бирүе белән дан тоткан мәктәп. Кичәдә мәктәп тормышында якты эз калдырган укытучылар исемнәре кат-кат искә алынды.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев