Зәйне үз иткән грузин кызы
Зәебездә күп милләтле халык дус, бердәм яши, хезмәт итә.
Әлеге фикергә дәлил итеп “Зәй” спорт мәктәбендә инде озак еллар, уңышлы эшләүче, берничә буын спортчылар тәрбияләүче, тренер Нана Давиташвилиның хезмәт һәм тормыш юлын китерергә мөмкин.
Ул үзе тумышы белән Грузиядән, ә Зәйне инде икенче туган йорты дип атый.
Нана Давиташвилиның сабый һәм үсмер еллары Тбилисида үткән һәм менә утыз елдан артык ул Зәйдә яши. 1989 елда бирегә күченеп килгән кыз, яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләргә алына. Ул йөзү буенча районыбызның танылган тренеры.
- Мин балачактан спорт белән шөгыльләндем, йөзү, гимнастика, җиңел атлетика төрләренә өстенлек бирдем. Минем тренерым Грузиядә рус кешесе иде, җыеннарда без айлар буе Россиядә һәм Белоруссиядә яшәдек, мәктәптә атнага өч тапкыр рус телен өйрәндек, әмма күченү белән телне аңлау авыррак булды, – дип искә ала тренер.
Кыенлыклар аңа бердән аралашуда булса, икенчедән, туганнарыннан читтә яшәүдә була. Әмма тора-бара Зәй аның үз йортына әверелә. Ул һәр җәй туган иленә кайтып, үзенең балачак сукмакларыннан үтәргә ярата.
– Әгәр элек мин Грузияне сагынсам, хәзер озаграк анда торуга Зәйне өзелеп юксына башлыйм. Татарстанда яшәве рәхәт, мине республика халыкларының бер-берсенең гореф-гадәтләренә игътибарлы булып гомер итүләре сокландыра, - ди ул.
Татарстандагы кунакчыллыкны, мул өстәлле табыннарны, юмартлыкны ул Грузиядәге белән уртак охшашлыкта, дип тә ассызыклый. Аның үзенең гаилә тарихы да - халыклар дуслыгын чагылдыра. Аның улы Чаллыда татар кызына өйләнә, һәм аларның гаиләсендә ике халыкның гореф-гадәтләре гармонияле рәвештә кушыла. Чөнки аларда бер өстәл артына татар, рус, әрмән дуслары һәм туганнары җыела. Нана ханым үз өенә килгән кунакларны бик теләп, грузин халкының милли ашлары булган - хинкали һәм хачапури белән сыйлый, борынгы гаилә рецептлары буенча пешерелгән өй сыры белән гаҗәпләндерә. Ә үзе бик яратып рус пилмәннәрен һәм мантыйларын, татар бәлешен авыз итә, инде аларны үзе тәмле итеп әзерләргә дә өйрәнгән.
Нана Давиташвили ике дистә елдан артык “Зәй” спорт мәктәбендә тренер булып эшләү дәверендә күп кенә малай, кызларны йөзәргә өйрәтте һәм өйрәтә. Алай гына да түгел, ул алар өчен рух көче, дисциплина һәм җиңүләр дөньясына юл күрсәтүче дә булып тора.
Аның шәкертләре, төрле милләт балалары булуларына карамастан, укучыларга хөрмәт йөзеннән аның белән грузин телендә исәнләшәләр, ә кечерәк яшьтәге балаларның аңа карата хисләрен рәсемнәрдә, грузин телендәге сүзләрдә чагылдыруын педагог кадерле бүләкләр итеп саклый.
- Тренер эшендә иң мөһиме – балаларны ярату. Балаларны яратмасаң, бу хезмәтне башкара алмыйсың, - ди ул.
Фотолар Ирина Смирновадан һәм гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев