Зәйне урап узучы автомобиль юлы барлыкка киләчәк
Зәй районы хакимияте авыр йөк транзитына шәһәрне урап узу юлын төзүне планлаштыра.
Якынча маршрут Зәй – Әлмәт трассасына чыгу юлы белән Яңа Тәкмәк, Аксар, Поручик һәм Чыбыклы аша узачак. Район башлыгы Разиф Кәримов хәбәр иткәнчә, ТР Транспорт министрлыгында бу мәсьәлә карала, проектлауга техник бирем формалаштыра башлаганнар инде. Моңа кадәр меценат Фоат Комаров районга үз эшләнмәләрен бушлай тапшырган иде, проектлар 70-80% әзер.
Яңа трасса берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәчәк: Нариманов урамын бушатачак, шәһәр эчендә һаваның пычрануын һәм аварияләр килеп чыгу куркынычын киметәчәк, транспорт логистикасын яхшыртачак. Разиф Кәримов Фоат Комаровка инициативаны күпьеллык хуплавы өчен рәхмәт җиткерде һәм проект якын киләчәктә гамәлгә ашырылачагына ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев