Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйленең телефонын урлап, банк картасындагы акчасын алганнар

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике урлашу очрагы теркәлгән.

16 декабрьдә шәһәрдәге бер кибеттән билгесез кеше 5300 сумлык товар урлаган. 

«Тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре оператив-эзләү чараларын уздыру барышында әлеге җинаятьтә Чаллы шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек кешенең катнашы барлыгын ачыклады», — дип хәбәр итәләр полициядән. 

17 декабрьдә бүлеккә бер хатын-кыздан гариза керә. Ул билгесез кешенең иренең телефонын урлавын, ә телефонында банк картасы булуын, картадан 10 мең сум акча алуларын хәбәр итә. Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, 42 яшьлек Зәй кешесе тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев