Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйленең банк картасын урлап, кибетләрдән 271700 сумлык товар алганнар

Яңа ел ялларында район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

2 гыйнварда бүлеккә Зәйдә яшәүче 46 яшьлек  ир-аттан гариза керә. Билгесез кеше аның банк картасын урлап, төрле кибетләрдә товарлар, продукция ала. Һәм аңа 271700 сумлык матди зыян килә.

“Тикшерү эшләре барышында әлеге җинаятьтә Зәйдә яшәүче 20 яшьлек егетнең катнашы барлыгы ачыкланды. Ул үз гаебен тулысынча таныды”, - дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.

5 гыйнварда бүлеккә 19 яшьлек егет мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше Авито сайтында товар тәкъдим итеп, 48 мең сум акчасын урлый.

Әлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев