Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлене «Ватсап» аша алдаганнар

Ул танышына акча күчерәм дип, 29 мең сум акчасыннан колак каккан.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

Зәйдә яшәүче бер кешегә «Ватсап» кушымтасы аша танышы исеменнән 29 мең сум акча сорап мөрәҗәгать итәләр. Зыян күрүче әлеге сумманы билгесез кешегә күчергән булып чыга.

Ә тагын бер кеше исеменә билгесез затлар 39 мең сумлык микрозайм рәсмиләштергән.

«4 июльдә билгесез кеше Зәйдә яшәүче бер ир-атның абонент номерын кулланып, Дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетында бер банкта кредит счеты ачкан, шулай ук кәрәзле телефон операторларында абонент номерлары алу өчен 5 килешү төзегән. Мошенниклык факты буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган кешеләрне билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Узган атнада компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең 3 очрагы теркәлгән. Барлык очракларда да зыян күрүчеләр смс-ка килгән кодларны атаганнар, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев