Зәйлеләрнең бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар
28 июньдә “Бердәм Россия” сәяси партиясе Зәй бүлегендә Бөтенроссия бердәм бушлай юридик ярдәм көне үтә.
Бу көнне зәйлеләр юридик мәсьәләләрдә, пенсион тәэминат һәм социаль иминият темасына, техник инветаризация бюросына кагылышлы һәм кеше хокуклары буенча сорауларына җавап ала алачак. Кабул итү урыны: Чапаев урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханә бинасының беренче катында.
8.00 – 9.30 - ТР буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият фондының Зәйдәге клиентлар хезмәте башлыгы урынбасары Илдар Хисамиев кабул итә.
9.30 – 11.00 - сораулар белән ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтлесенең Зәйдәге ярдәмчесе Игорь Бикановка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
11.00 – 12.30 -нотариус Нурания Горшунова кабул итә.
12.30 – 14.00 - техник инветаризация бюросы җитәкчесе Елена Павлова мөрәҗәгатьләрне тыңлый.
14.00 – 15.00 – адвокатлар белән киңәшләшергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев