Зәйлеләрне «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» акциясендә катнашырга чакыралар
16-27 октябрьдә Зәйдә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең II этабы кысаларында мәгълүмат туплау бара.
Законсыз наркотиклар әйләнеше белән шөгыльләнүчеләр, наркопритоннар турында белүчеләр булса, аларның Зәй полиция бүлегенә шалтыратулары сорала.
— Хәбәр бирүче турындагы мәгълүмат сер булып калачак. Ә менә бер шалтырату кемнеңдер гомерен саклап калырга, наркотиклардан бәйлелеккә китерүче гамәлдән чикләргә мөмкин. Шуңа да битараф калмыйча 7-02-02 телефонына шалтырату сорала, — ди район эчке эшләр бүлегенең оператив эшләр буенча бүлекчәсе башлыгы Эдуард Ефимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев